Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 октябрь 2024, 09:20

“Китапханә халыкны җәлеп итү үзәге булды һәм шулай булып кала да”

Шулай дигән район башлыгы.  

https://chishmy.bashkortostan.ru
https://chishmy.bashkortostan.ru

Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында модернизациядән соң заманча китапханә ачылган. Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проектының “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында заманчалаштырылган.

Укучылар өчен заманча мәйданчыклар булдырылган: конференцияләр үткәрү залы булган әдәби музей, әдәби кунак бүлмәсе, “Безнең йортның яме” балалар бүлмәсе, “Горизонт” яшьләр студиясе.  Укучылар биредә яңа әдәбият белән танышудан алып туган якны өйрәнү мастер-классларында һәм интерактив дәресләрдә катнаша ала.

– Китапханәләр халыкны җәлеп итү үзәге булды һәм шулай булып кала да. Китапханәчеләр яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырыр, ә укучылар яңартылган бинада уңайлы китапханә мөмкинлекләрен тиешенчә бәяләр дип ышанам, – диде Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Китапханәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен җайлаштырылган, интернетка, электрон мәгълүмат базаларына һәм махсус программаларга керү мөмкинлеге булган эш урыны да каралган.

 

 

https://chishmy.bashkortostan.ru
https://chishmy.bashkortostan.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: