Милли проектлар
30 октябрь 2024, 06:14

Төркия безнең карабодайны көтә

Бездә үскән тәмле карабодай боткасын Төркиядә дә яратып ашыйлар икән.

Төркия безнең карабодайны көтәТөркия безнең карабодайны көтә
Төркия безнең карабодайны көтә

Бездә үскән тәмле карабодай боткасын Төркиядә дә яратып ашыйлар икән.

   “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында эшләп килүче “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли максат кысаларында республикада күләмле эш алып барыла. Төркиянең безнең карабодайны теләп сатып алуы әнә шуның гүзәл нәтиҗәсе дә инде. 

   Башкортстан буенча Россельхознадзор идарәсе 11 октябрьдән алып 16 октябрьгә кадәр Мәләвезнең бер хуҗалыгында җитештерелгән һәм Төркиягә озату өчен әзерләнгән карабодай партиясен тикшергән. Нәтиҗә шатландыра: товарда бернинди дә зарарлы микроорганизмнар табылмаган. Продукциянең сатып алучы ил куйган барлык таләпләргә җавап бирүе ачыкланган, шуңа күрә тикшерүче ведомство фитосанитар сертификат биргән дә инде.

    Фото Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас