Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 октябрь 2024, 11:34

Казахстанга агач озатабыз

Башкортстан урманнарга бай төбәк. Урман хуҗалыгының уңышлы эшләве республика икътисадына шактый күләмдә табыш китерә.

Казахстанга агач озатабыз
Казахстанга агач озатабыз

Башкортстан урманнарга бай төбәк. Урман хуҗалыгының уңышлы эшләве республика икътисадына шактый күләмдә табыш китерә.

   “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында алып барылган эшләр нәтиҗәсендә чит илләргә агач сату эше алып барыла. Мәсәлән, 11-16 октябрь көннәрендә Башкортстан буенча  Россельхознадзор идарәлеге ылыслы агачлардан торган түгәрәк агач материаллары партиясен тикшергән. Бу товар Белорет районындагы предприятие Казахстан республикасына озату өчен әзерләгән икән.

   Россельхознадзордан хәбәр итүләренчә, продукция контрольне уңышлы үткән. Товар сатып алырга теләгән ил-импортерның һәм Томожня союзы таләпләренә тулысынча җавап биргән.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: