Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 октябрь 2024, 11:07

Көрпәне дә теләп алалар

   Россельхоз биргән мәгълүматларга караганда, 2024 елның 9 ае эчендә Башкортстанда арыш һәм бодай көрпәләрен экспортлау күләме өч тапкырга арткан.

Көрпәне дә теләп алалар
Көрпәне дә теләп алалар

   Россельхоз биргән мәгълүматларга караганда, 2024 елның 9 ае эчендә Башкортстанда арыш һәм бодай көрпәләрен экспортлау күләме өч тапкырга арткан.

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында алып барылган эшләр кысаларында төбәк предприятиеләре чит илләргә 1805 тонна бодай һәм арыш көрпәсен чыгарган. Бу илләр исәбенә Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан керә.

   2023 елда төбәктәге он тарту предприятиеләре 530 тонна көрпәне чит илләргә экспортлаган.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: