Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 октябрь 2024, 18:35

Дүртөйле дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты

 Заманча җиһазлар медицина хезмәткәрләренә пациентларны кабул итәргә, шул исәптән тар юнәлешле белгечләргә язарга мөмкинлек бирә.

Дүртөйле дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты
Дүртөйле дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты

Дүртөйле шәһәренең үзәк район дәваханәсендә  “Сәламәтлек саклау” милли проекты буенча биш яңа компьютер алдылар, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.

  Яңа автоматлаштырылган эш урыннары белән искергән компьютерларны алыштырачаклар. Заманча җиһазлар медицина хезмәткәрләренә пациентларны кабул итәргә, шул исәптән тар юнәлешле белгечләргә язарга мөмкинлек бирә. Моннан

тыш, электрон медицина карталарын тутыру, юлламаларны рәсмиләштерү, ташламалы рецептлар язу, шәһәр һәм районнарның башка медицина учреждениеләре табиблары белән телемедицина консультацияләре үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде.

   Медицина оешмаларында цифрлы технологияләрне үстерүгә «Сәламәтлек саклау» милли проекты составында аерым федераль проект багышланган. Ул электрон документлар әйләнешен, шул исәптән телемедицина технологияләрен, табибка электрон язылуны һәм электрон рецептларны кертүне күздә тота. Милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: