I төркем инвалидларны реабилитацияләүнең техник чараларын алуга сертификатны, инвалид баланы реабилитацияләүгә сертификатны яки мондый баланы карау буенча пособиене Бердәм дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталында онлайн-форматта рәсмиләштерергә мөмкин. Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы үз ассортиментын киңәйтте, өч яңа төбәк хезмәтен өстәде. Электрон хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге булган хезмәтләр өлешен арттыру “Цифрлы икътисад” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
– Безнең бурыч – дәүләт хезмәтләрен электрон форматка күчерү һәм аларны республиканың һәр кешесе өчен уңайлы итү. Хезмәтләрне онлайн алу өйдән чыкмыйча гына гариза бирергә генә түгел, ә аның статусын күзәтеп торырга, хезмәтне уңайлырак алырга мөмкинлек бирә. Бу катлаулы ситуацияләрдә ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр өчен аеруча мөһим, – дип билгеләп үтте дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министры вазифаларын башкаручы Геннадий Разумикин.
Гаризалар бирү процессы гадиләштерелгән, мөрәҗәгать итүчеләрдән бары тик ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша вәкаләтле оешма ала алмаган документлар һәм белешмәләр генә сорала.
Чыганак: pravitelstvorb.ru