Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 октябрь 2024, 20:36

Республикада сәламәтлек саклауга зур игътибар бирелә

Башкортстан Мәскәүдә уза торган “Милли сәламәтлек саклау 2024” халыкара катнашлыгында узган Милли конгресста сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү буенча үз тәҗрибәсен тәкъдим итте.

БР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Рәхмәтуллин панель дискуссия уздырды, анда ул республикада гамәлгә ашырылган төп казанышлар һәм иң яхшы тәҗрибәләр турында сөйләде, шулай ук беренчел звеноны үстерү планнары һәм төбәктә кертелә торган оештыру һәм цифрлы карарлар белән уртаклашты. Чарада РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, РФ сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко, БР башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимулина, БР сәламәтлек саклау министрлыгының төбәк медицина мәгълүмати-аналитик үзәге директоры Роза Яхина һәм Уфаның 13нче санлы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Булат Гарифуллин һәм төбәкләрнең сәламәтлек саклау системасы вәкилләре катнашты.

- Хәзерге вакытта безнең беренчел сәламәтлек саклау звеносына моңарчы күрелмәгән суммалар бүленә.  Шуңа күрә без хыяллана гына түгел, ә ниндидер чынбарлыкны эшли алабыз, беренчел звеноны күп елларга алга үзгәртә алабыз. Ә ул, билгеле булганча, сәламәтлек саклау өлкәсенең нигезе булып тора, - дип билгеләде РФ сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко. Ул ассызыклаганча, Башкортстан – авылда сәламәтлек саклау эшен яхшырту өлкәсендә өйрәнергә мөмкин булган иң яхшы төбәкләрнең берсе.

Башкортстанда яшәүчеләрнең 38% проценттан артыгы авылда яши. Бу факт төбәк беренчел звено үсешенә үзенчәлекләр өсти. 2019 елдан “Сәламәтлек саклау” милли проекты ярдәмендә фельдшер-акушерлык пунктларының һәм капиталь табиб амбулаторияләренең 500дән артык модуль конструкциясе төзелде, 100дән артык сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалды, 400дән артык автомобиль һәм күчмә медицина комплексы, 30 мең берәмлек медицина җиһазы сатып алынды. 2025 елда тагын 135 модульле ФАП урнаштыру, иң заманча стандартлар буенча җиһазландырылган алты яңа поликлиника ачу планлаштырыла.

- Башкортстанда сәламәтлек саклауга зур игътибар бирелә, халыкка арзан һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәте – бу безнең өчен өстенлекле мәсьәлә. 2023 елда гомер озынлыгының республика тарихында иң югары күрсәткечкә ирешелде, ул 73,17 ел тәшкил итте. Сабыйлар үлеме соңгы 5 елда ике тапкырга кимегән – 6,1дән 3,9 промиллегә кадәр, бу статистик күзәтүнең барлык  тарихында минималь күрсәткеч булып тора. 2023 елда гомум үлүчеләр саны күрсәткече 11,7 дәрәҗәсенә кадәр кимегән, бу шулай ук соңгы 25 елда иң яхшы күрсәткеч булып тора. Барыннан да элек – бу Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан сәламәтлек саклауның беренчел звеносын ныгыту буенча системалы эш нәтиҗәсе һәм республикабызның медицина хезмәткәрләре керткән өлеш, - диде БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: