+1 °С
Болытлы
Калтасы районы Калмаш авылында яңа ФАП ачылды. Ул “Сәламәтлек саклау”милли проекты кысаларында төзелгән. Фельдшер-акушерлык пункты күрше Сәвәләшбаш һәм Яңа Тукран авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк.
Фельдшер-акушерлык пунктында заманча җиһазлар урнаштырылган, бу төрле медицина процедураларын үткәрергә һәм пациентларны сыйфатлы итеп карарга мөмкинлек бирә. Бинада төрле процедуралар өчен уңайлы, җиһазландырылган кабинетлар каралган. Калтасы районы территориясендә җиде модуль пункт куелган һәм өч стационар ФАП төзелгән.
Чыганак: bash.news