Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 октябрь 2024, 20:55

Идел буе федераль округында Башкортстан - лидерлар исәбендә

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Курортларга ихтыяҗ күрсәткече буенча Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алда бара һәм Русиядә бишенче урында тора. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең эшмәкәрлек һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко хәбәр итте.

 2024 елның җәйге сезоны нәтиҗәләре буенча Башкортстанга 900 меңгә якын кеше килгән. Республикага туристлар агымының 70 проценты күрше төбәкләрдән – Чиләбе, Свердловск, Ырынбур өлкәләреннән, Татарстаннан, шулай ук Ханты-Манси автономияле округыннан һәм Мәскәүдән килгән кунаклардан формалаша. Күпчелек сәфәрләрнең дәвамлылыгы дүрт көннән җиде көнгә кадәр тәшкил иткән.

Ел башыннан Башкортстанның шифаханә-курорт оешмалары 150 меңнән артык кешене кабул иткән. МХОда катнашучылар һәм аларның туганнары төбәкнең 15 шифаханәсендә дәвалана. Туристлар саны арту һәм яңа туристик юнәлешләр барлыкка килү тармак үсешенә ярдәм итә. Әйтик, туризм өлкәсендә түләүле хезмәтләр күләме быел 13,7 млрд сумга җиткән. Тимер юл һәм һава транспортында пассажирлар агымы арта. Җәйге чорда гына да 76 мең сәяхәтче  “Айгыр” туристик поездыннан файдаланган – бу үткән ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк. Ә “Уфа” халыкара аэропорты 960 меңнән артык пассажирны кабул иткән.

Зөһрә Гордиенко билгеләп үткәнчә, эчке экскурсияләр агымы да арта. Әйтик, "көмеш яшьтәге" 13 меңгә якын турист “Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм” программасында катнашты. Бу узган елның җәенә караганда 42 процентка күбрәк.

– Туризм өлкәсендәге сан күрсәткечләренең үсеше дәүләт тарафыннан туристлык инфраструктурасына ярдәм итүгә һәм аны үстерүгә юнәлдерелгән субсидияләр бирү нәтиҗәсендә мөмкин булды, – диде министр вазифаларын башкаручы. – Ике ел эчендә "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проекты кысаларында Башкортстан 1,8 млрд сум күләмендә федераль финанслау алды. Без 32 муниципалитетта 89 инвестицион проектны хупладык. 470 берәмлектән артык номер фонды кертелде, ел ахырына кадәр бөтенсезон глэмпингларында тагын 327 номер ачачакбыз, - диде Зөһрә Гордиенко. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: