Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 октябрь 2024, 08:57

Югары сәнгать конкурсы

Уфада халыкара пианистлар конкурсы ачылды.

Югары сәнгать конкурсы
Югары сәнгать конкурсы

Уфада халыкара пианистлар конкурсы ачылды. Ул З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтында үтә. Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла башлаган “Мәдәният” милли проекты кысаларында оештырылган һәм Александр Франкка багышланган өченче конкурс бу.

Атна дәвамында Русиянең төрле төбәкләреннән, Әрмәнстан, Белорусьтан төрле яшьтәге пианистлар үзара осталыкта көч сынашачак.  Аларның иң кечесенә 11 яшь. Башкортстаннан 26 бала катнаша.

Жюри составында күренекле музыкантлар һәм педагоглар, мәсәлән, Вагаршак Арутюнян һәм Лев Франк. Үз чыгышында БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова конкурсның халыкара дәрәҗәгә чыгуын һәм җирле фортепиано мәктәбе өчен Франкның әһәмиятен ассызыклап үтте.

Лев Франк бу конкурсның чыгыш ясау гына түгел, ә музыкантлар өчен җитди әзерлек мәктәбе икәнен әйтте.

Җиңүчеләрне бүләкләү һәм лауреатлар конкурсы 26 октябрьдә Шаляпин исемендәге концертлар залында узачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: