Урман паркын яңарту проектында биш объект - пикник зонасы, кече һәм зур спорт мәйданчыклары, балалар өчен территория һәм велосипед юлы салынган җәяүлеләр сукмагы.Спорт зонасында ике футбол кыры, ике волейбол мәйданчыгы, баскетбол һәм стритбол өчен мәйданнар, йөгерү һәм физик күнегүләр өчен территория булачак.Шулай ук әлеге паркта воркаут-зона, пинг-понг өчен өстәлләр һәм шахмат уйнау урыннары каралган.
Балалар мәйданчыгында төзүчеләр агачтан яңа җиһазлар урнаштырган инде, хәвефсез өслекне җәю төгәлләнеп килә. Территориядә өстәмә яктырту системаларын монтажлана, видеокүзәтү урнаштырыла.
- Бик кызыклы балалар мәйданчыгы килеп чыкты, биредә уен элементларын монтажлауны һәм резина өслек урнаштыруны тәмамлыйбыз. 1 ноябрьгә реконструкцияне төгәлләргә уйлыйбыз. Тиздән парк территориясе гаилә белән йөрү һәм актив ял итү өчен тагын да уңайлырак булачак, - ди Уфа мэры Ратмир Мәүлиев.