Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла башлаган “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында “Башкортстан республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк проекты ярдәмендә агымдагы ел башында Кыйгы районы Тугызлы авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты үз эшен башлаган иде.
ФАПныд яңа бинасы беренчел медико-санитар ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәк җиһазлар белән тәэмин ителгән һәм барлык страндарт һәм санитар таләпләргә җавап бирә. Анда фельдшер кабинеты, карау бүлмәсе, процедура бүлмәсе, медикаментлар саклау урыны, санузел бар, җылы һәм салкан су, электр кертелгән.
Монда 420 кеше ярдәм ала, шул исәптән 95 бала. Эшли башлаганнан бирле ФАПта 850 кеше булып узган.