Тәтешле районының Югары Тәтешле авылында "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" Федераль проекты кысаларында төзелгән универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды.
Яңа спорт мәйданчыгы авылның үзәгендә урнашкан һәм спорт белән шөгыльләнү һәм актив ял итү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган.Биредә төрле спорт төрләре өчен уен зоналары бар, шул исәптән футбол, баскетбол, волейбол. Хәзер тәтешлеләр спорт белән шөгыльләнә, хәрәкәтчән уеннар уйный, вакытларын сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрә һәм саф һавада актив ял итә алачак.
Район халкы яңа спорт мәйданчыгы ачылуны шатланып каршы алды. Алар бу чараның яшьләр һәм спорт сөючеләр өчен тарту урыны булачагына өмет белдерделәр. Ачылу тантанасыннан соң барлык теләүчеләр яңа мәйданчыкка үтеп, волейбол һәм баскетбол уеннарын карый алдылар.