Дәүләкән районының «Аслы Күл» табигать паркында 300 дән артык ылыслы агач үсентеләре утыртылган.
Чарада парк хезмәткәрләре, Башкортстан табигатьне саклау районара прокуратурасы, махсус сакланучы табигать территорияләре буенча дирекция, урман хуҗалыгы министрлыгы, Русия балыкчылык буенча Федераль агентлык вәкилләре һәм «Чиста ил» проекты волонтерлары катнашкан. Алар наратлар һәм зәңгәр чыршылар утыртканнар. Утыртуның оптималь урынын Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге биология институты экспертлары билгеләгән. Хәзер Аслыкүл буендагы элек буш торган территориядә мәңге яшел агачлар барлыкка килгән.
Чарада катнашучылар шулай ук «Русия суы» бөтенрусия акциясе барышында күл һәм чишмә ярларын чүп-чардан чистартуда катнашкан. Алар туристлар һәм ял итүчеләр калдырган 15 капчыктан артык чүп-чар җыйган.