Милли проектлар
23 октябрь 2024, 02:03

Барасы да балалар өчен булдырылган

Барасы да балалар өчен булдырылганБарасы да балалар өчен булдырылган
Барасы да балалар өчен булдырылган

Салават районының Малояз авылындагы балалар сәнгать мәктәбенә яңа музыка кораллары, җиһазлар һәм уку материаллары тапшырылды. Болар ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә мөмкин булган.

Учреждение өчен саксофон һәм ике торба, рояль һәм ике фортепиано сатып алганнар. Шулай ук интерактив такта, тавыш аппаратурасы, ноутбуклар, принтер, уку әсбаплары һәм әдәбият, барабанчылар өчен тренировка инвентаре һәм хор станоклары сатып алынган.

Балалар сәнгать мәктәбе 1967 елда ачыла. Бүгенге көндә анда 392 кеше шөгыльләнә. Соңгы елларда бинада тәрбияләнүчеләрнең күбесе зона, республика, бөтенрусия һәм халыкара конкурслар лауреатлары һәм дипломантлары булдылар. Балалар шулай ук төрле фестивальләрдә, концертларда, шәһәр һәм республика чараларында актив чыгыш ясыйлар.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас