Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 октябрь , 10:03

Яңа компьютерлар алдылар

 “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Раевка хастаханәсенә яңа компьютерлар алдылар.

Яңа компьютерлар алдылар
Яңа компьютерлар алдылар

 

РФ Президенты Владимр Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм цифрлы контур булдыру» төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортостан Республикасының Раевск хастаханәсенә амбулатор һәм стационар звено персоналының эш урыннарын җиһазлау өчен өч компьютер килде. Яңа җиһаз республика медицина мәгълүмат системасында эшләүнең барлык таләпләренә дә туры килә. Аның ярдәмендә табиб пациентларны кабул итүгә яздыра, электрон карталар алып бара, юлламалар, ташламалы рецептлар күчермәләрен рәсмиләштерә ала. Шулай ук яңа техника ярдәмендә телемедицина консультацияләре уздырырга мөмкин, алар медицина оешмалары арасында яхшы мәгълүмати хезмәттәшлекне тәэмин итә.

  • Сәламәтлек саклауны цифрлаштыру нәтиҗәсендә төрле диагностика аппаратларында алынган сурәтләр тизрәк эшкәртелә, саклана һәм тапшырыла, бу табибларның эшен күпкә җиңеләйтә, шулай ук барлык пациентлар буенча мәгълүматларны системалаштыра, - дип билгеләп үтте хастаханәнең баш табибы Венер Изикаев. 2024 елда «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда җиде сәламәтлек саклау объекты төзү, медицина оешмаларының тугыз объектына капиталь ремонт ясау, тиз төзелә торган 130 модуль конструкция сатып алу һәм урнаштыру, 4000 берәмлектән артык медицина җиһазы һәм 206 берәмлек автотранспорт сатып алу планлаштырыла.

Чыганак: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: