Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 октябрь 2024, 12:59

Ак аюлар бездә дә бар

Нигә андый булып туган ул?

Ак аюлар бездә дә бар
Ак аюлар бездә дә бар

Нигә андый булып туган ул?

 

 «Башкортстан» милли паркында фотокапкын объективына Умка кушаматлы альбинос аю баласы эләккән. Исегезгә төшерәбез, сабый гына чагында, бу “таеш табан” беренче тапкыр камерага бер ел элек эләккән. Ул үзенең стандарт булмаган төсе белән игътибарны җәлеп итте. Мелонин җитмәү сәбәпле Умка туганнары арасында «ак карга»га әверелгән. “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында кыргый табигатьтәге һәр җәнлек-кош аерым игътибарда булу сәбәпле, барысы да белгечләрнең җитди күзәтүе астында тора.

 Күптән түгел генә парк дирекциясе үсеп җиткән аюны күрсәткән иде инде. Һәм менә ул яңадан камераның «күрү кырына» эләккән.

"Без аны күздән югалткан идек. Ул башка территорияләргә дә чыгып китә ала иде. Әмма юк, китмәгән. Блондинка милли паркта калган”, - дип билгеләп үттеләр “Башкортстан”да.

Менә шулай, безнең урманнарда да ак аюлар бар, дип була, димәк.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: