Милли проектлар
18 октябрь 2024, 07:47

Упканкүл буенда өмә үткән

Чарада 40-лап кеше катнашкан.

Упканкүл буенда өмә үткәнУпканкүл буенда өмә үткән
Упканкүл буенда өмә үткән

"Русия сулары" Бөтенрусия акциясе чикләрендә Нуриман районында экологик чара үткәрелгән. Чарада 40-лап кеше катнашкан.
БР Экология министрлыгының Уфа территориаль идарәсе хезмәткәрләре "УМПО" заводы, Нуриман районының Яңакүл авыл советы хакимияте, җәмәгатьчелек оешмалары һәм җирле халык белән берлектә Упканкүл ярын тазарту буенча экологик өмә үткәргән.
Упкан күл табигать һәйкәле булып санала. Ул гыйльми, табигатьне саклау һәм рекрацион әһәмияткә ия. Күлдә су чикләвеге үсә, үсемлек Башкортстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.
Акция барышында күлнең 3 километр яры тазартылган. Барлыгы 1 кубометрга якын чүп җыелган."Экология" милли проекты калдык-постыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүне, һаваның пычрану дәрәҗәсен киметүне, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклауны күзаллый.

БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы сайтыннан.

 

Упканкүл буенда өмә үткән
Упканкүл буенда өмә үткән
Упканкүл буенда өмә үткән
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас