Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 октябрь 2024, 13:09

Башкалада 23 чакрым юл ремонтланган

Билгеләнгән эшләр 2024 ел ахырына кадәр тәмамланачак.

Башкалада 23 чакрым юл ремонтланган
Башкалада 23 чакрым юл ремонтланган

"Хәвефсез сыйфатлы юллар" милли проекты чикләрендә быел Уфада 23 километр юл ремонтланган. Благовар, Магистраль, Рихард Зорге, Галечная, Надежда урамнары, Шакша-Базилевка, Уфа-Дим, Федоровка-Елкыбай юллары норма таләпләренә китерелгән. Подряд оешмалары юлларда асфальт түшәлмәләрен яңарткан, юл читендәге иске ташларны яңаларга алмаштырган, техник полосаларны тәртипкә китергән, кирәкле урыннарда тротуарларны ремонтлаган һ.б. эшләр башкарган.
2024 елда "Хәвефсез сыйфатлы юллар" милли проекты чикләрендә Уфада җирле әһәмияттәге гомум озынлыктагы 14 юл участогын ремонтлау планлаштырылган. Октябрь уртасына кадәр планлаштырылган ремонтның 92,5 проценты башкарылган. Билгеләнгән эшләрне 2024 ел ахырына кадәр тәмамлау каралган.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: