Безнең республика спортның күп төрләрен үстерү буенча илнең терәк төбәге булып тора. Бу элек тә шулай иде, хәзер дә шулай.
Республика тректа мотоузышлар үсешенә старт бирде. Биатлончылар әзерләү базасы да ул. Шашка спорты, фехтование, шорт-трек, хоккейны үстерү буенча лидер булып тора. Ул – шулай ук милли көрәш, уктан ату, гер спорты, армрестлинг, адаптив спорт һәм паралимпия хәрәкәте үсешендә алдынгы төбәкләрнең берсе. Бер сүз белән әйткәндә, безнең республиканың бай спорт традицияләре бар. Без Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннарының 76 чемпионы һәм призеры белән горурланабыз. Алар яулаган 199 медаль күп нәрсә турында сөйли.
Башкортстан спорт корылмалары саны буенча да илдә лидер төбәкләр рәтенә керә. Бездә 13,3 мең спорт объекты бар. Спорт корылмалары саны буенча төбәкләр рейтингында республика Мәскәүдән кала икенче урында тора. Соңгы биш елда гына 1,4 меңләп урам мәйданчыгы, стадион, спорт заллары, физкультура-сәламәтләндерү үзәкләре төзелде.
Мәсәлән, 2023 елда Уфада ябык футбол манежы, өч физкультура-сәламәтләндерү комплексы, Хәйбулла районында бассейн, Октябрьский шәһәрендә боз аренасы, шулай ук “Газпром – балаларга” проекты кысаларында төзелгән Өлфәт Мостафин исемендәге спорт әзерлеге үзәге ачылды. Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында төзелгән Ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексының 1нче чираты төзелеше тәмамланды. Ә быел август ахырында башкалада Көрәш сарае үз ишекләрен ачты.