Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 октябрь 2024, 08:02

Кыйммәтле аппарат кайткан

Хакы сыйфатына бәрабәр, диләр.

https://health.bashkortostan.ru
https://health.bashkortostan.ru

Башкортстанның Салават районы Малаяз дәваханәсенә заманча кыйммәтле КТ-аппарат кайткан.

Яңа аппарат бик кирәкле, чөнки төрле авыруларны вакытында һәм төгәл диагностикалауга ихтыяҗ елдан-ел арта. Компьютер томографиясе патологик үзгәрешләрне иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу вакытында дөрес диагноз куярга һәм дәвалауны башларга ярдәм итә.

Хәзер Салават районы халкы яшәү урыны янында үз вакытында тикшерү уза алачак. Аппаратны куллана башлагач, процедураның хәвефсезлеге һәм сыйфаты артачак, чөнки тикшергәндә нурланышның түбән дозалары кулланыла, шул ук вакытта сурәтнең төгәллеге саклана. Аппаратта югары квалификацияле белгечләр – табиб-рентгенолог Ринат Заһидуллин һәм рентген-лаборант Артур Хөснуллин эшләячәк.

Әйткәндәй, яңа аппаратны ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында сатып алганнар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: