Дәүләкән шәһәрендә виртуаль концерт залы ачылды.
Ул Дәүләкән шәһәренең балалар китапханәсендә ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты ярдәмендә ачылган.
Уникаль мәйданчыкны югары сыйфатлы аудио- һәм видеотрансляцияләр өчен өр-яңа корылмалар белән җиһазландырганнар. Биредә концертлар, патриотик һәм танып белү программалары, шулай ук театр әсәрләрен күрсәтергә планлаштыралар.
“Виртуаль концерт залын ачу – безнең шәһәр өчен зур вакыйга. Хәзер Дәүләкән халкы шәһәрдән читкә чыкмыйча да билгеле артистларның чыгышларын карый алачак. Бу классик һәм заманча музыкага күбрәк кешене җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк”, – ди Дәүләкән районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Виктор Маслов.
Әйткәндәй, Башкортстанда милли проект ярдәмендә китапханәләр базасында барлыгы ун виртуаль концерт залы ачылды.