Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 октябрь , 09:21

Цифрлы логистика үзәге ачылган

Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы резиденты булган Уфа фән һәм технологияләр университеты цифрлы логистика үзәген ачты. Бу эш юнәлеше “Фән һәм университетлар” милли проекты максатларына туры килә, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Проект логистика өлкәсендә программа продуктлары белән шөгыльләнүче axelo Мәскәү компаниясе белән партнерлыкта гамәлгә ашырылды. Үзәк составына цифрлы логистика мәктәбе һәм студентларның конструкторлык бюросы кергән. Учреждение базасында тармак өчен кадрларны өстәмә укытуны уздыру, шулай ук интеллектуаль транспорт һәм логистика системалары өчен программа чишелешләрен эшләү планлаштырыла.

 “Фән һәм университетлар” милли проектының төп максаты — Русияне өстенлекле өлкәләрдә эшләнмәләр буенча дөнья лидерлары бишлегенә чыгару.

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: