Милли проектлар
16 октябрь 2024, 04:34

Чүплекләрне бетергәннәр

Чүплекләрне бетергәннәрЧүплекләрне бетергәннәр
Чүплекләрне бетергәннәр

Башкортстанның Баймак, Благовещенск, Дәүләкән, Сибай, Стәрлетамак һәм Күмертау шәһәрләрендә урнашкан санкцияләнмәгән каты коммуналь калдыклар чүплекләрен “Экология” милли проекты буенча бетергәннәр, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында. Барлык объектлар да эре, аларның һәркайсы 140 мең кубометр калдык саклаган. Чүплекләрне бетерү проектларын гамәлгә ашырганда подрядчылар газдан арындыру, су агызу, фильтрацияләү инженерлык системаларын өстәгәннәр.

 "Бу эшкә без 2022 елда ук керештек. Территорияләрдә 3,273 миллион кубометр чүп-чар җыелган, чүплекләр мәйданы 62,8 гектар тәшкил итте. Бетерү нәтиҗәсендә уңай экологик үзгәрешләр республиканың 468 мең кешесенә кагылды", – дип билгеләп үтте БРның табигатьтән файдалану һәм экология министры вазифаларын башкаручы Нияз Фазылов. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас