Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 октябрь 2024, 18:35

Зианчурада мәдәният йортын яңарттылар

Зианчура районының Башкорт Үргәне авылында «Мәдәният» милли проекты буенча капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды.

Зианчурада мәдәният йортын яңарттылар
Зианчурада мәдәният йортын яңарттылар

Зианчура районының Башкорт Үргәне авылында «Мәдәният» милли проекты буенча капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды, дип хәбәр итә Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Капиталь ремонтка барлыгы 6 947,4 мең сум акча тотылган. Шуның 6 600 мең сумы республика бюджетыннан, 347, 4 мең сумы җирле бюджеттан бүленгән. Бу акчаларга бинаның түбәсе, фасады ремонтланган. Җирле халык арасыннан хәйриячеләр ярдәме белән театр кәнәфиләрен алыштырганнар, һәм сәхнә мәйданчыгының төп атрибутларының берсе һәм интерьерның мөһим декоратив өлеше – сәхнә һәм тамаша залы киемнәре алыштырылган.

Хәзер биредә төрле очрашулар, концертлар һәм башка массакүләм чаралар узачак. Төзүчеләр иҗат коллективлары һәм мәдәният хезмәткәрләре өчен үзләренең иң кыю идеяләрен тормышка ашыра, креатив проектларын тормышка ашыра алырлык барлык шартларны тудырдылар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: