Милли проектлар
15 октябрь 2024, 06:35

Юлны графиктан алда ремонтладылар

Башкортстанның Чакмагыш районында «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Кушнаренко – Чакмагыш – Бакалы юлын графиктан алда төзекләндерделәр.

Юлны графиктан алда ремонтладыларЮлны графиктан алда ремонтладылар
Юлны графиктан алда ремонтладылар

   Башкортстанның Чакмагыш районында «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Кушнаренко – Чакмагыш – Бакалы юлын графиктан алда төзекләндерделәр.

 Яңа Балтач авылыннан Байбулатка таба 3,5 км озынлыктагы участокны норматив хәлгә китерделәр. Монда асфальт-бетон өслек яңартылды,  юл кырыйларын ныгыттылар һәм билгеләр куелды, дип хәбәр итә Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәте.

 Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Любовь Минакова сүзләренә караганда, әлеге юнәлеш республиканың терәк юл челтәренә керә. Юл өч район үзәген тоташтыра, шуңа күрә монда трафик шактый югары - көненә 2700дән артык автомобиль. Ремонт трасса буенча имин йөрүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. 2025 елда әлеге юлның башка участокларын ремонтлауны дәвам итү планлаштырыла.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас