Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 октябрь 2024, 18:20

Уфада Шакша күпере ябылу датасын күчерделәр

Техник моментлар датаны өч көнгә күчерүне таләп итте.

Уфада Шакша күпере ябылу датасын күчерделәр
Уфада Шакша күпере ябылу датасын күчерделәр

Уфада Шакша күперенең тулысынча ябылу датасын күчерделәр. Элегрәк, эшләрне башкарганда конструкцияләр тирбәлешен булдырмас өчен, 20 октябрьдән 21 ноябрьгә кадәр чикләүләр кертү планлаштырылган иде. Әмма техник моментлар датаны өч көнгә күчерүне таләп итте.

 Күпер 23 октябрьдән 24 ноябрьгә кадәр ябык булачак.

Автомобильчеләргә юлның альтернатив вариантлары тәкъдим ителә: «Урал» М-5 федераль трассасы – Нагаево шоссесы/Оренбург тракты һәм Көнчыгыш чыгу юлы (түләүле).

23 октябрьдән «Князево» кичүендә елга паромы эшләячәк Шакша күпере 2023 елдан «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында ремонтлана.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: