Чакмагыш районында юллар ремонтлауга зур игътибар бүленә.
Шушы көннәрдә генә Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Кушнаренко-Чакмагыш-Бакалы юлына ремонт үткәрелгән. Яңа Балтач авылыннан Байбулатка табан 3,5 чакрым аралыкта асфальтбетон түшәлгән, юл читләре ныгытылган, разметка төшерелгән.
Әлеге юл республикада мөһим юл челтәрләре исемлегенә керә. Бу юл 3 район үзәген тоташтыра һәм биредә трафик да шактый югары – көненә 2700 чамасы автомобиль уза. 2025 елда юлның башка участокларында да ремонт башкарылачак.
Фото: Башинформ.