Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 октябрь 2024, 15:42

Чүплекләрдән котылырга вакыт!

Стәрлетамак шәһәрендә республика күләмендә иң эреләрдән саналган көнкүреш калдыклары чүплеген юк иткәннәр.

Чүплекләрдән котылырга вакыт!
Чүплекләрдән котылырга вакыт!

Стәрлетамак шәһәрендә республика күләмендә иң эреләрдән саналган көнкүреш калдыклары чүплеген юк иткәннәр.

   Чүплек 18,1 гектар мәйданны биләп торган. 1959нчы елдан алып (шул елда барлыкка килгән булган) биредә 1,5 миллион кубометр калдыклар тупланырга өлгергән булган.

   Шулай ук Күмертаудагы тагын бер зур чүплекне тазартканнар. 8,4 гектар мәйданны биләгән бу урында 850 мең кубометр калдык җыелган булган.

   “Экология” милли проекты кысаларында башкарылган эшләр вакытында белгечләр иң заманча корылмалар урнаштырганнар, болар барсы да калдыкларның табигатькә зыян салмавын тәэмин итү максатында эшләнгән. Чүп полигоннары саклаучы катлам һәм уңдырышлы туфрак белән ябылган, әйләнә-тирәлек төзекләндерелгән.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: