Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 октябрь 2024, 15:29

Безнең онны чит илләр теләп сатып ала

Башкортстан буенча Россельхознадзор идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, 2024 елның 9 ае эчендә эшкәртелгән бөртеклеләр продукциясен (он, ярмалар, көрпә) экспортлау күләме, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, ике тапкырга арткан.

   9 ай эчендә “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында Әзербайҗан, Әрмәнстан, Бельгия, Германия, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Төркия, Үзбәкстанга Башкортстаннан 12465 тонна он, 1547 тонна көрпә, 1127 тонна ярма озатылган. Тикшерүләр һәм экспертизалар нәтиҗәләре буенча товарлар экспортер-илләр тарафыннан барлык таләпләргә җавап биргән. Продукцияләргә 375 фитосанитар сертификат бирелгән.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: