Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 октябрь , 16:13

Сәламәт кенә булыгыз!

Кулгунино авылында яшәүчеләр өчен яңа амбулатория ачылу республика көненә чын бүләк булды.

Сәламәт кенә булыгыз!
Сәламәт кенә булыгыз!

Кулгунино авылында яшәүчеләр өчен яңа амбулатория ачылу республика көненә чын бүләк булды.

 

Бүген аны тантаналы рәвештә вице-премьер вазыйфаларын башкаручы – төбәк Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Фәрит Гомәров һәм сәламәтлек саклау министры урынбасары Анатолий Можаев ачтылар.

 - Республика башлыгы исеменнән Сезне бәйрәм белән котлыйм! Республикада яшәүчеләрнең 40% ка якыны авылларда яши. Шуңа күрә без медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркем файдалана алырлык булуын яхшырту өстендә эшлибез. Сезгә яңа амбулаториягә профилактика өчен генә килүегезне телим. Бу беренче чиратта диспансер күзәтүенә булыр. Исән булыгыз! - диде Азамат Абдрахманов.

Кулгунинода яңа табиб амбулаториясе «Сәламәтлек саклау»гомумдәүләт проекты ярдәмендә барлыкка килде. Монда пациентларга һәм табиблар өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Амбулатория составында ун урынлык көндезге стационар, процедура һәм прививка кабинетлары, шулай ук акушер-гинеколог, педиатр, терапевт кабинетлары бар. Медицина ярдәме сорап бирегә алты торак пунктыннан-Колгунино, Иске Сәет, Яңа Сәет, Калу – айры, Ялтаран, Көбәс авылларыннан 800дән артык кеше мөрәҗәгать итәчәк, шуларның 185 е-балалар. Пациентларны 24 ел стажы булган табиб-терапевт Розалия Мусина кабул итәчәк. Соңгы 14 елын ул Ишембай хастаханәсендә эшли.

 - Ел саен республикада иң ерак торак пунктларда дистәләгән модуль конструкцияләр төзелә. Быел 88 модульле ФАП, 15 амбулатория һәм 3 гомуми практика табибы офисы төзелде инде. Республика Хөкүмәте һәм шәхсән төбәк башлыгы Радий Хәбиров авыл медицинасын үстерүгә зур игътибар бирә, - дип билгеләп үтте Анатолий Можаев.

Тантаналы ачылыштан соң кунаклар амбулатория территориясендә наратлар утырттылар.

 

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: