«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында шәһәрләрдә территорияне төзекләндерәләр, гаилә белән ял итү өчен матур һәм уңайлы урыннар булдыралар.
Нефтекама шәһәренең Юбилей проспектының башын Социалистик урамнан Төзүчеләр урамына кадәр төзекләндерү проекты — шәһәр халкы башлангычы. Былтыр ул «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында төзекләндерү өчен иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча тавыш бирүдә җиңде.
Сквер җиде тематик зонага бүленгән. Төзүчеләр, плитәләр җәеп, асфальт-бетон участокларны тәртипкә китерде, сукмаклар салды, яктырткычлар урнаштырды. Территория чистартылды, газоннар чәчелде, эскәмияләр һәм урналар, таганнар барлыкка килде.
Су композициясе белән яктылыклы динамик фонтан тәүлекнең караңгы вакытында шәһәр халкын җәлеп итүнең яңа ноктасы булып тора.