Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 октябрь , 10:58

Җиңү паркы төзекләндерелде

Чишмәдә милли проект ярдәмендә Җиңү паркын төзекләндерделәр.

Җиңү паркы төзекләндерелде
Җиңү паркы төзекләндерелде

 

 Чишмә районының Чишмә авылында Җиңү паркы яңартыла. РФ Президентының май указларына ярашлы кабул ителгән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча реконструкцияләүне 2020 елда башладылар. Мәйданда брусчатка җәелде, аллея утыртылды, хәвефсез резина өслекле балалар мәйданчыгы, кече архитектура формалары, эскәмияләр урнаштырылды, яктырткычлар монтажланды. Реконструкциянең икенче чиратында сәхнә комплексы булдырылды, чәчәк түтәлләре ясалды, балалар шәһәрчеге һәм скейтпарк ясалды. Шулай ук Советлар Союзы һәм Русия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары постаментлары өчен нигез салдылар. Халык төзекләндерү өчен тавыш бирүдә актив катнашты һәм хәзер биредә һәркем үзе өчен файдалы шөгыль табачак. Бүген парк кунакларны яңа күпкатлы эскәмияләр, йолдызлы постамент һәм яраткан фотозоналар белән каршы ала. Монда шулай ук паркны Парк урамы белән тоташтыручы җәяүлеләр тротуары да төзелгән. Мондый Яңартулар паркка җәяү, шәхси яки җәмәгать транспортыннан башка бару өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан кирәк иде.

2024 елда Башкортстанда

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча 1,2 млрд сумлык 123 җәмәгать территориясе төзекләндерелгән. Программа республиканың 67 торак пунктында гамәлгә ашырыла.

Чыганак: Башкортстан

Республикасы торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: