Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 октябрь , 07:49

Башкортстан күркәсе Африкага «йөзеп киткән»

Башкортстан күркәсе Африкага «йөзеп киткән»
Башкортстан күркәсе Африкага «йөзеп киткән»

 Мәләвез шәһәре предприятиесе Африканың Бенин Республикасына 27 тонна туңдырылган күркә ите ярымфабрикатлары җибәргән.

Башкорт күркәсе Санкт-Петербургка озатылган, аннан диңгез аша Африкага киткән. Ел башыннан бирле Африка континентына Башкортстаннан гомум авырлыгы 108 тонна булган күркә итеннән ярымфабрикатларның дүрт партиясе экспортланган. Аларның өч партиясе Конго Республикасына һәм бер партиясе – Бенинга җибәрелгән. Исегезгә төшерәбез, республикада ил Президенты Владимир Путин боерыгы белән «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты-2030 елга товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: