Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 октябрь , 11:20

"Урманны саклыйк"акциясендә

Экологик акция Ишембай районында үтте.

национальныероекты.рф
Фото:национальныероекты.рф

Ел саен үткәрелә торган «Урманны саклыйк» Бөтенрусия акциясе Ишембай районында узды.

Масштаблы чара Русиядә «Экология» милли проектын гамәлгә ашыру процессында алтынчы мәртәбә уздырыла. Акцияне Макар урманчылыгында үткәрделәр. Анда 60 тан артык кеше катнашты. Болар-район учреждениеләре хезмәткәрләре һәм урындагы халык. 6 гектардан артык мәйданда алар 25 мең нарат  утырттылар.

Республикада «Урманны саклыйк» акциясе барышында 1 миллионнан артык агач утыртылачак. Моның өчен урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 120 участок әзерләгән. Акциянең төп максаты-бөтен ил буйлап 70 млн. агач утырту һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын урманнарны торгызу һәм саклау темасына җәлеп итү.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: