Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 октябрь , 11:40

Укучылар моны белергә тиеш

Туймазы районында "Үсеш нокта" үзәкләрендә дәресләр оештырылды.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Туймазы районында «Мәгариф» милли проекты буенча төзелгән «Үсеш ноктасы» үзәкләре физиология һәм янгын хәвефсезлеге буенча дәресләр үткәрде.

Кандра авылындагы янгын хәвефсезлеге дәресләрендә балаларга янгыннарның сәбәпләре һәм аларның нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Сайран авылы мәктәбендә 8-9 сыйныф укучылары өчен физиология дәресе үткәрелде. Укучылар санлы лаборатория эше белән таныша, тәҗрибәләр үткәрә һәм физик йөкләнешкә бәйле рәвештә кешенең басымы ничек үзгәрүен өйрәнә алдылар.

"Үсеш нокталарында" дәресләр балаларда яңа нәрсәләрне танып белүгә кызыксыну  уятырга, аларга үзләрен тикшеренүчеләр итеп тоярга ярдәм итә. Бу дәресләр киләчәктә булачак һөнәрне сайлаганда ориентир булыр дип өметләнәбез», — дип билгеләп үтте Туймазы районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Чернова.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: