Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 октябрь , 11:10

Мультфильмнар ясарга өйрәнәләр

"Заманча мәктәп" проекты Чакмагыш укучыларына иҗади яктан үсеш алырга ярдәм итә.

Мультфильмнар ясарга өйрәнәләр
Мультфильмнар ясарга өйрәнәләр

«Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чакмагыш районы Чакмагыш авылының 1 нче урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге эшли. Ул укучыларга иҗади яктан үсәргә һәм төрле тематикадагы проектлар эшләргә ярдәм итә.

Мультстудиядә укучылар үзләренең мультфильмнарын тудыралар. Бу-сәнгатьнең һәм техниканың берничә төрен берләштерүгә корылган катлаулы һәм күп структуралы процесс. Дәресләр балаларда программалаштыруга кызыксыну уята. Үзәкнең мөмкинлекләре программада мультфильмнар, анимация һәм хәтта гади уеннар булдырырга мөмкинлек бирә. Бу программалаштыру буенча белем бирү программасын мәктәп укучылары өчен мавыктыргыч итә, чөнки биредә алгоритмнарның һәм программаларның гамәли билгеләнешен күрергә мөмкин. Ахыр чиктә, бу программалаштыру белән бәйле һөнәрләргә кызыксынуны үстерергә ярдәм итәчәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: