Мәләвез "Союзпромптица" предприятиесе Русиядә күркә ите җитештерү буенча алдынгы 3 предприятие исәбенә керә. Бу хакта БР Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә әлеге компания җитәкчесе Андрей Ковалев белдерде.
2007нче елдан эшли башлаган "Союзпромптица" ел саен 36 мең тоннадан артык күркә ите җитештерә. Продукцияләре илнең 20 төбәгенә, БДБ дәүләтләренә һәм чит илләргә озатыла. Башкортстанда исә компаниянең 618 сәүдә үзәге бар.
Предприятиедә 1,2 мең кеше эшли. Компания үзенең куәтен арттыру өстендә эшли. Мәсәлән, 2024 елда комплексны технологик модернизацияләүгә 1,3 млрд. сум салынган. Планнары - 2027 елга кадәр 42 яңа кош бинасы төзү. Моннан тыш, предприятие ашлык саклау элеваторын төзү һәм катнашазык заводын яңарту проектларын әзерләгән. Боларның барысы да продукция җитештерү күләмен 72 мең тоннага кадәр җиткерергә һәм 450 яңа эш урынын булдырырга ярдәм итәчәк.
Перспективада гомум 8,3 млрд сум күләмендә акча салу карала. Башкортстан Башлыгы "Союзпромптица" предприятиесенең үсеш планын хуплады һәм "Инвестсәгать"тә катнашу өчен документлар әзерләргә кушты. Анда ярдәм итү мөмкинлекләре тикшереләчәк.
БР Башлыгы сайтыннан.