-6 °С
Болытлы
«Фән һәм универститетлар» милли проектын гамәлгә ашыру чикләрендә Башкортстан галимнәре авыл хуҗалыгы культураларының яңа мал азыгы сортларын чыгарганнар. Алар арасында — камыш солысы, «Акбүзат» эспарцетасы һ.б.
«Ургинка» камыш солысы — югары продуктлы сорт. Аны Уралда файдаланырга киңәш итәләр. Чөнки әлеге сорт һава шартларына яхшы яраклаша, сабаклары көчле һәм җиргә ятмый. «Ургинка» — аксым һәм клетчаткаларга бай. Калган сортлар да шулай югары бәяләнә.
Яңа сортлар дәүләт сынавына тапшыруга әзерләнгән.
Фото: agro.permkrai.ru