Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 октябрь , 11:15

«Бөркетләр»гә “канат” өстиләр

 “Орлан”нарның сыйдырышлылыгын арттырачаклар.

«Бөркетләр»гә “канат” өстиләр
«Бөркетләр»гә “канат” өстиләр

 “Орлан”нарның сыйдырышлылыгын арттырачаклар.

 

Юл йөрүче күп булу сәбәпле, ял көннәрендә Көньяк юнәлешкә хезмәт күрсәтүче «Орлан» шәһәр яны поездлары вагоннары составы ике тапкырга артачак.

Уку елы дәвамында бу электричкаларда бик күп студентлар йөри. Пассажирлар иркенрәк урнашсын өчен составка өч урынына алты вагон куячаклар.

Уфа – Күмертау – Ырымбур поезды: 7.43 — 11.43 — 13.58 димәк. Кайту юлы:

Ырымбурдан – 15.10 да, Күмертауга –17.24 тә, Уфага – 21.30 да.

Башинформ хәбәр иткәнчә, гыйнвар – августта шәһәр яны поездлары 3,4 млн пассажир ташыган. Бу  2023 елгы 8 айга караганда 21% ка күбрәк. “Имин һәм хәвефсез юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында кулланылышка тапшырылган, автомобиль юлларына күп җиңеллек китерүче “Бөркетләр”дә исән-сау гына йөрергә язсын.


 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: