Башкортстан нефтьчеләрен күлнең торышы борчыймы?
«Башнефть-Добыча» («Башнефть»нең төп чыгару активы) хезмәткәрләре «Асылыкүл»табигый паркында 24 мең төп ылыслы агач утырттылар. Агач утырту предприятиенең киң колачлы инициативасының дәвамы булды, аның кысаларында Башкортстан нефтьчеләре 2023 елдан бирле Башкортстанның иң зур күленең сазлануын булдырмау буенча эш алып бара.
Мондый чаралар «Экология» гомумдәүләт проектының максатларына һәм бурычларына тулысынча туры килә, аның төп юнәлешләреннән берсе су объектларының торышын яхшырту һәм махсус сакланылучы табигать территорияләренә игътибар җәлеп итү.
Башкортстан нефтьчеләре узган елның көзендә Асылыкүлнең төньяк-көнбатыш өлешендәге урманнарны торгызуга керештеләр. Ел дәвамында 68 мең нарат һәм 10 мең Сукачев карагаеның үспнтеләрен утыртып, предприятие Дәүләкән районындагы «Асылыкүл» табигый паркы территориясендә гомуми мәйданы 19,5 гектар булган өч ылыслы урман кишәрлеге булдырган.