Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 октябрь , 11:02

Алар “Мактаулы педагог” исеменә лаек булды

Башкортстанда 16 укытучыга беренче тапкыр  Уфаның мактаулы педагогы» исеме бирелде.

Алар “Мактаулы педагог” исеменә лаек булды
Алар “Мактаулы педагог” исеменә лаек булды

Башкортстанда 16 укытучыга беренче тапкыр  Уфаның мактаулы педагогы» исеме бирелде.

 

 Һөнәри бәйрәм, Укытучылар көне алдыннан Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда мәртәбәле кунаклар, шәһәрнең мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

 Бәйрәм чарасын Уфа шәһәре хакимите башлыгы Ратмир Мәүлиев ачып җибәрде.

"Сезнең кулда иң мөһиме һәм кыйммәтлесе — балалар. Безнең укучыларның киләчәге нәкъ менә сездән тора. Балаларны гына түгел, шәһәребезнең киләчәген, аны үстерәчәк, төзиячәк кешеләрне дә тәрбиялисез. Һәр балага үсәргә, үз шәһәрен, Республикасын яратырга кирәкле сүз табу никадәр мөһим. Педагог-остаз сүзе кешенең тормышын мәңгегә үзгәртә, - диде башкала Мэры. - Якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, яхшы кәеф, сезгә тыңлаучан укучылар телим. Тормыш ачык төсләрдә булсын!»

Соңыннан Башкортстан башкаласы Мэры укытучыларны «Уфа шәһәренә нигез салынуга 450 ел» юбилей медальләре белән бүләкләде, шулай ук «Уфа шәһәренең Мактаулы педагогы» исемен бирде. Бу исем быел намуслы хезмәте һәм башкала мәгариф системасын үстерүгә керткән зур өлеше өчен педагогик эшчәнлекне бүләкләү максатында гамәлгә куелды. Беренче тапкыр аңа 16 педагог лаек булды. Мөгаллимнәрнең нәтиҗәле хезмәт уңышларында  "Мәгариф" милли проектының роле дә бар , ул педагогларның талантын һәм иҗатын ачуга күбрәк мөмкинлекләр бирә.

Алар “Мактаулы педагог” исеменә лаек булды
Алар “Мактаулы педагог” исеменә лаек булды
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: