Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 октябрь , 09:24

Яшьләрне эшкә өйрәткәннәр

Тәҗрибә туплар өчен эшләп карарга кирәк шул.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Ел башыннан республиканың 159 эш бирүчесе үз компанияләренә югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаучы 300гә якын егет-кызны стажировкага кабул иткән.

Мондый чара Башкортстанда 2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проектының төп бурычы булган яшьләр мәшгульлегенә ярдәм итүнең нәтиҗәле механизмнарының берсе булып тора.

Бу вакыт эчендә дәүләт ярдәме белән 16,5 меңнән артык яшь белгеч тиешле тәҗрибә туплаган, ә катнашучы предприятиеләр мөстәкыйль рәвештә кадрлар резервын формалаштыра алган.

– Быел һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларның эшкә урнашу дәрәҗәсе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда югарырак. Былтыр 70 процент булса, быел –  81 процент, – ди Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Ленара Иванова.

Аның әйтүенчә, стажировка программасы чыгарылыш укучысына эш бирүче белән элемтә урнаштырырга, гамәли тәҗрибә тупларга, шул ук вакытта алган һөнәренең чынбарлык белән туры килүен тикшерергә мөмкинлек бирә.

Агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучыларына стажировка үткәрү өчен каралган 18 миллион сумның 17 миллион сумы инде контрактка бүленгән, 9 миллион сумнан күбрәге эш бирүчеләргә җибәрелгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: