Башкортстан җыелма командасы составында сигез спортчы ГТО фестиваленең Бөтенрусия финалына чыкты.
Фестиваль мәктәп укучылары арасында 25 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр “Артек” халыкара балалар үзәгендә уза. Анда Русиянең 47 төбәгеннән балалар җыелды. ГТО нормативларын тапшыру чаралары ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль программасын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Башкортстан җыелма командасы составы ГТО фестиваленең төбәк этабында җиңүчеләрдән һәм призерлардан тупланды. Командага Туймазы шәһәренең 2нче санлы мәктәбе укучысы Никита Хаҗиев та керде. Июнь аенда ул мәктәп укучылар арасында V баскыч буенча (14-15 яшьлекләр) беренче урынны яулады.
Финалда катнашучыларга үзләренең иң югары нәтиҗәләрен күрсәтергә туры киләчәк. Яшь физкультурачылар шулай ук коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән мастер-классларда катнашачаклар.
Фестиваль чемпионнары исемнәре 7 октябрьдә билгеле булачак.