Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 октябрь 2024, 09:25

Спа-салон ачкан

Теләк булса, җае табыла.

https://bash.news
https://bash.news

Айгөл Губачева бер ел бизнес белән шөгыльләнә. Ул массаж остасы һәм спа-технологка укыган, шулай ук квалификация күтәрү курслары узган.

Эшкуар хәвефсез спа-программалар эшләгән һәм, салонны иркенрәк бинада ачып, үз бизнесын киңәйтергә ниятли. Эшкуарга ташламалы кредитка заявка бирү һәм кирәкле документларны рәсмиләштерү эшләрен башкаруда Башкортстан микрокредит компаниясендә ярдәм иткәннәр.

Шулай итеп, Уфадан яңа гына эшли башлаган эшкуар үзенең спа-салоны өчен кирәкле корылмалар сатып алган һәм микрофинанс дәүләт ярдәме белән уникаль авторлык брендының косметик чаралар линейкасын киңәйткән.

600 мең сум күләмендә финанс ярдәмне ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты буенча алган.

 “Эшли башлавына ике ел тулмаган бизнес өчен еллык 8 процент белән 5 миллион сумга кадәр займ алырга мөмкин”, – ди эшкуарлык һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: