Милли проектлар
3 октябрь 2024, 04:47

Мавыктыргыч һәм җитди дәресләр турында

 Биш мультфильм төшергәннәр, машина җыйганнар... Сүз кемнәр турында?

Мавыктыргыч һәм җитди дәресләр турындаМавыктыргыч һәм җитди дәресләр турында
Мавыктыргыч һәм җитди дәресләр турында

 Биш мультфильм төшергәннәр, машина җыйганнар... Сүз кемнәр турында?

 

Караидел балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүчеләр бүген ничек уңышлар яулый һәм киләчәккә юл яра?
Балалар акыллы, тәүфыйклы, сәламәт һәм белемле булып үссен өчен уку, хезмәт тәрбиясе һәм дәрестән тыш эшчәнлек зур роль уйный. Үсмерләр буш вакытларында сәгатьләр дәвамында телефонда яки компьютер артында утырып сәламәтлекләренә зыян китермәсен өчен аларны кызыклы шөгыльләргә җәлеп итү кирәк. Моны педагоглар һәм күп әти-әниләр белә, аңлый.

Әмма һәр баланың компьютер артында мәгънәсезгә утырмавы да ихтимал. Бәлки сезнең гаиләдә сәләтле программист үсеп киләдер? Менә аңа ашыгыч рәвештә шул юнәлештә өстәмә белем кирәк. Бу эшне оештыру өчен зур осталык һәм шактый гына чыгымнар таләп ителә. Ә Караиделдә, балалар һәм үсмерләр  иҗат үзәгендә мондый шартлар тудырылган. Чираттагы командировкада без анда булдык.

Яңа уку ел башланды гына әле. Кемнәрдер нинди кызык шөгыль белән мавыгып китәргә белмирәк торса, бу балалар иҗат үзәгенә үсмерләр “агылып” килә инде. Төрле сыйныфларда укучы һәм иҗат үзәгендә шөгыльләнүчеләр саны сигез йөздән артып китә. Монда районның төрле авылларыннан да фән һәм иҗат, сәнгать, осталык белән кызыксынучы яшь дуслар килеп өстәмә белем ала.

 Биредә балалар гитарада уйнарга, кул эшләренә өйрәнә; заманча һәм милли биюләр, хореография, гимнастика, җыр, театр, тиредән төрле эшләнмәләр тегү, кием тегү, аш-су әзерләү, сурәт ясау, туган як тарихын өйрәнү, робототехника, модельләштерү, компьютер графикасы, конструкторлар белән эшләү, балчыктан әвәләп төрле уенчыклар, сыннар ясау һәм мультфильмнар (!) төшерү белән шөгыльләнә! Үзәкнең инфраструктурасы һәм техник мөмкинлекләр һәр баланың сәләтен ачарга ярдәм итә. Әйткәндәй, барлык җиһазлар һәм корылмалар физик, менталь һәм акыл үсеше аерылып торган балаларның кайсысы өчен дә уңайлы. Монда шөгыльләнүче сабыйлар, 5 яшьлекләреннән башлап, конкурсларда катнаша. Бию түгәрәгенә кызлар күбрәк йөргән булса, инде егетләр өчен аерым төркем төзегәннәр. “Анда кызар гына!” дип егетләр биюдән читләшми хәзер.

Иҗат түгәрәкләреннән тыш, укучылар дүрт аяклы дусларга, кечкенәләргә һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәтә, концерт программалары әзерләп, әти-әниләргә яхшы кәеф бүләк итә. СВОдагы якташларына букчалар тегеп, аларның эченә бүләкләр салып та озатканнар. Бу эшләр үсмерләрнең тырышлыгы, кечелеклелеге һәм киң кырлы сәләте турында бәян итә. Шулай һәр төркем үз юнәлеше буенча эзләнә, уйлый, иҗат итә, конкурсларда катнаша һәм җиңүләр яулый.

Үзәктә уздырган фәһемле сәгатьләр матур истәлекләр генә калдырмый, үсмерләргә киләчәк һөнәрләрен сайлауда зур юллар ача.

 

Тиречеләр

 

 Үсмерләр арасында тиредән төрле эшләнмәләр ясау белән кызыксынучылар шактый. Алар белән шушы юнәлештә оста, махсус белемле Рияз абыйлары Хөснуллин шөгыльләнә.

  • Күбрәк егетләр йөри бу түгәрәккә. Мин аларга тире белән

эшләү серләренең бөтен нечкәлеген өйрәтәм. Үзем бу эшне бик яратам, шуңа яшьләр дә өйрәнеп калуын телим. Шаяннар да бар инде араларында. Әмма безнең эш җитди, шуңа күрә егетләрчә сөйләшәбез. Чөнки монда шаярып утырган кеше осталыкка өйрәнә алмый, сабырлар һәм тырышлар кала. Вакыт файдалы уза. Аларга ошый – йөриләр. Авыллардан да, бөтен Башкортстан балалары да килә безгә. Бу күп балалар, хәтта өлкәннәр өчен яңалык бу тире белән эшләү, – ди Рияз чираттагы тире эшләнмәсен тегә-тегә. Оста кеше, күренеп тора – үзе сөйли, үзе эшли.
Тиречеләргә дә, балчыктан әвәләп төрле сыннар, уенчыклар ясау,  туган як тарихын сурәтләгән мультфильмнар төшерү  өчен күпме чимал, корал кирәк? Бик күп! Караидел Балалар иҗат үзәге коллективы бу хәлдән чыгу юлын тапкан. Алар  ил Президенты Владимир Путинның мәдәни инициативалар конкурсында катнашканнар һәм узган ел ахырында Грант отканнар. "Креатив лаборатория МЕДИАШКОЛА" белән җиңүгә ирешкәннәр. “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында үсмерләргә яңа иҗат кырлары ачылган. Шулар ярдәмендә укучыларның бүгенге үсеш мөмкинлекләре барлыкка килгән.

 

Робототехника

 

 Үзәккә йөрүче үсмерләр робототехника дәресләрендә көн саен могҗизалы дөнья ишекләрен ачып керә. Бу сабаклар аларга технология дөньясында зур ачышлар бирә.

"Робототехника" түгәрәгенлдә шөгыльләнүчеләр  кече моториканы үстерүдән башлап, технологияләр һәм программалар төзү киңлегендә балык кебек йөзәргә өйрәнә.

Бу аларга техник киңлекләрне ачарга шартлар тудыра. Аның нәрсә икәнен үсмерләр инде аңлап килә.

Балалар белән үз эшенә мөкиббән укытучылары, өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Аллаяров эшли. Без барган көнне дә ул эш кабинетында шул вак кына детальләр белән мәш килә, укучыларга алдагы дәрескә кирәкле материалны әзерли иде. 

  • Укучылар оста фикер йөртә, логик анализ һәм

конструкторлар белән шөгыльләнү дәрте зур. Әле яше җитмәгәннәр дә зур кызыксыну белдерә. Безнең дәресләр бик җанлы үтә, яңалыкларга бай. Техник базабыз һәр балага мавыгуына карап, сәләтенә карап үзен арытаба үстерер мөмкинлекләр бирә, алар биредә киләчәк техникасын җыя, –дип, Рөстәм безгә укучылар җыйган бер машинаны алып, идәнгә куйды һәм ниндидер төймәгә басты. Бәләкәй генә бер әйбер  “бҗҗҗ, бҗҗҗ” дигән нәзек кенә тавыш чыгарып, йөреп тә китте... Могҗиза инде. Шундый камил техника килеп чыккан, әйтерсең аны кайсыдыр завод осталары җыеп китергән! Үзе дә яшь кенә мөгаллим никадәр зур, файдалы эш башкара! Рөстәм Нәфис улына уңышлы эшчәнлек теләп, арытаба киттек.

Робототехника. Исеме үк бу шөгыльнең никадәр чыгымнар таләп итүе турында аңлатадыр. Чөнки бу өлкәдә үсү, камил белем алу өчен бик кыйммәтле җиһазлар, корылмалар техник чаралар кирәк, шулай бит?!. Ә биредә алар бар. Иң яңа, заманча корылмалар белән баетылган Караидел балалар иҗат үзәге. Каян килгән соң бу мөмкинлекләр, дисезме?

Робототехника һәм модельләштерү җыелмалары бирегә  гомумдәүләт проекты кысларында кайтарылган. Бу кыйбатлы җиһазларга болай гына ия була алмаслар иде, район җитәкчелеге белән техник юнәлешне булдырып, мода ирешкәннәр. Хәзер башлангыч звенодан алып, өлкән сыйныф укучылары да, бирегә районның төрле авылларыннан да киләләр, мавыгып шөгыльләнер шартлар туган! Шул проектта катнашучы балалар инде аңлап эшли. Мәктәп балалары технология серләрен яшергән гранитны кызыксынып “кимерә”. Алар киләчәктә әллә нинди катлаулы техниканы да сүтеп җыя беләчәк.
Әлеге вакытта үсмерләр  “Аю өне” («Берлога») мобиль уенын үстерү белән дә мәшгуль. Караидел районы Башкортстанның пилот төбәге буларак, беренчеләрдән анда кушылган иде. Былтыр алар бу уенда катнашканнар. Рөстәм абыйлары  бу уен буенча осталык сәгате уздырган. Инженер аюлар дөньясында барган бу могҗизалы тарихлар укучыларга яңа белем серләрне ача. Балалар инде аңлап эшли. Алар катлаулы белем серләрен ачарга омтылыш бар, ди остазлары.

Хәзер алар киң планга чыгалар, Киров өлкәсе, Камчатка да проектка кушылган. Илебездә киң таралган бу акыллы уен укучыларны инженерлык иҗатына җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Үсмерләр шул уен аша программалар төзергә, робототехника серләренә, пилотсыз очучы аппаратлар белән идарә итәргә өйрәнә. Әлегет вакытта Башкортстанда технология түгәрәкләрендә шушы проект кысаларында 5,5 мең укучы шөгыльләнә.  Ә «Берлога» мобиль кушымтасын 10 000 артык укучы үзенә күчереп алган.

Замана балалары телефон тотып кына утырмый, шулаймы, егетләр-кызлар? Караидел мисалында сүз сезнең чордашлар, сезнең хакта да бара бит.

 «‎Берлога» – ул видео уеннар сериясе. Анда укучыларга  заманча технологияләр дөньясының төрлелеге күрсәтелә.  Уеннарда программа төзеп, юнитларныңны арттырып кына калмыйсың, ә белем модульләренә дә ия буласың.

возможности

Балаларны бирегә заманча технологияләр генә җәлеп итмидер, дигән уйга килдем мин очрашулардан чыгып. Иҗат үзәгендәге байлыкны, матурлыкны, “Буратино” әкиятендәге кебек серле һәм якты дөнья ишекләрне ачып. Җитәкләп алып баручы, дөрес сукмакларга төшерүче укытучылары булуы да җәлеп итәдер. Чөнки укучыга илтеп җиткәрү осталыгы булган укытучылар гына балаларны җәлеп ит ала. Ул үзе чыннан мавыгырга тиеш. Биредә нәкъ шундый мөгаллимнәр эшли.  Форсаттан файдаланып, гомерен балаларга белем бирүгәбагышлаган изге җаннарны Укытучылар көне белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, сабырлык һәм зур-зур уртак уңышлар телибез!

Мавыктыргыч һәм җитди дәресләр турында
Мавыктыргыч һәм җитди дәресләр турында
Мавыктыргыч һәм җитди дәресләр турында
Мавыктыргыч һәм җитди дәресләр турында
Мавыктыргыч һәм җитди дәресләр турында
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас