Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 октябрь , 11:20

87 яшьтәмен дип тормаган

Уфада яшәүче Любовь Беляева “Русия эше” кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать иткән һәм үзенә менә дигән эш тапкан.

87 яшьтәмен дип тормаган
87 яшьтәмен дип тормаган

   Хәзер Люба ханым Башкортстан студентлар отрядларында методист булып эшли.

    Любовь Михайловна архив документларын, реестрларны яңадан тикшерү, беркетмәләрне чагыштыру һәм ашыгычлык кирәк булмаган, әмма тырышлык, игътибарлылык һәм җаваплылык таләп иткән эш белән шөгыльләнә. Һөнәре буенча ул агроном-винодел, әмма хезмәт гомеренең күп өлешен бухгалтер булып, документлар белән эшләгән. Моннан тыш, пенсионер Русиянең почетлы доноры статусына ия.

     Ведомствода өстәп әйтүләренчә, ел башыннан Башкортстанның кадрлар үзәкләре ашареспубликаның 60яшьтән өлкәнрәк 1100дән артык кешесе эш тапкан. Өлкәннәр күбрәк каравылчы, машина йөртүче, юл, төзекләндерү эшчесе, котельня операторы, вахтер яки тракторчы һөнәрләрен сайлый.

     "Башкортстан Республикасының мәшгульлек хезмәте гражданнарның барлык категорияләре белән эшли – декреттагы әниләр, инвалидлар, тәҗрибәсе булмаган яшьләр...  Безнең ярдәм белән хәтта 14 яшьтән алып яшүсмерләр дә эш таба ала. Шул ук вакытта эшкә урнашу өчен яшьнең өске чиге юк.Әгәр дә кешенең теләге бар икән, аңа ничә яшь булуына карамастан, хезмәткәрләр аның өчен эш сайлаячак.Бүгенге көндә безнең иң өлкән эш эзләүчебезгә 87 яшь", - ди республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ридан Әхьямов.

   Башкортстанда 50+ яшьтәге һәм башка категорияләрдәге гражданнарөчен «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә булышлык» милли проекты буенча түләүсез яңадан укыту яки квалификация күтәрү мөмкинлеге бар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: