«Урманны саклыйк-2024» Бөтенрусия акциясе кысаларында Башкортстанда махсус әзерләнгән 120 участокта 1 миллионнан артык агач утыртырга планлаштыралар.
Бу хакта БР Хөкүмәтенең республика белән идарә итү үзәгендә оператив киңәшмәсендә республиканың урман хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Марат Шәрәфетдинов хәбәр итте.
Ул искәрткәнчә, төбәктәге акциянең көзге этабы 21 сентябрьдә Нуриман урманчылыгында старт алды. Русиядә быел барлыгы 70 млн агач утыртырга телиләр. Төп максат – табигый янгыннар нәтиҗәләрен компенсацияләү һәм илнең углерод балансын саклап калуга ярдәм итү.
“Урманны саклыйк" акциясенең алтынчы сезоны РФ Президенты Владимир Путинның "Русия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында"гы указын һәм "Экология" милли проектын үтәү кысаларында үткәрелә”, - дип билгеләп үтте Шәрәфетдинов.