Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 октябрь 2024, 09:46

Урманнарны саклыйк!

Башкортстанда миллионнан артык төп агач утыртачаклар.

Урманнарны саклыйк!
Урманнарны саклыйк!

Башкортстанда миллионнан артык төп агач утыртачаклар.

   Русия Президенты Владимир Путинның “Русия Федерациясен үстерүнең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында” гы указын һәм “Экология” милли проектын тормышка ашыру кысаларында менә инде алтынчы мизгел “Урманнарны саклыйк” дип аталган акция уңышлы тормышка ашырыла.

   Быел “Урманнарны саклыйк – 2024” бөтенрусия акциясе кысаларында Башкортстнда 120 махсус әзерләнгән участокларда 1 миллионнан артык яңа агачлар утырту каралган.

   Акциянең көзге этабы Нуриман районы урманчылыгында старт алган. Гомум алганда, Русия киңлекләрендә агымдагы елда 70 миллионнан артык агач утырту планлаштырыла.

   Акциянең максаты – илебезнең табигать казалары, янгыннар аркасында зыян килгән углерод балансын саклау өчен тырышлык салу.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: