Республикада “Мәгариф” милли проекты кысаларында эшләп килүче “Заманча мәктәп” проекты уңышлы тормышка ашырыла.
Нефтекамск шәһәренең беренче санлы лицее базасында быел Башкортстанда инде алтынчы Мәктәп Кварториумы ачылды. Моннан алда мондый мәктәпләр Стәрлетамак, Туймазы, Уфа шәһәрләрендә ачылган иде.
Хәзер инде укучылар аддитив һәм лазер технологияләрен, биология, физика, физиология фәннәрен санлы лабораторияләр кулланып өйрәнә алачак. Шулай ук Мәктәп кварториумында робототехника, гео информатика, пилотсыз авиация системалары белән шөгыльләнү мөмкинлекләре бар.